Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
И.Халиков: “КАМАЗ” төзүчеләр – Камада хезмәттә бөек җиңү авторлары”
ТР Премьер-министры Чаллыда эш буенча сәфәрдә булды
(Казан, 28 август, “Татар-информ”). “КАМАЗ” заводын һәм Яр Чаллы каласын төзүчеләр – Камада хезмәттә бөек җиңү авторлары. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Автоградта үткәрелгән “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетында шундый фикер әйтте.
“Энергетик” Мәдәният йортында оештырылган тантана сәхнәгә Россия, Татарстан, Яр Чаллы флагларын һәм “КАМАЗ” төзүчеләрненең хезмәт батырлыклары байрагын чыгарудан башланды.
Татарстан Республикасы Президенты, парламенты, Хөкүмәте исеменнән слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Премьер-министр Илдар Халиков, “КАМАЗ” төзелгән вакытта төрле һөнәр ияләре бергәләп, хезмәттә батырлык күрсәтеп, уртак эш башкарып чыкты, дип билгеләп үтте. “Минем өчен биредә - Камада бөек хезмәт батырлыгы кылган кешеләр җыелган залда булу бик дулкынландыргыч. Монда шәп завод һәм бик матур шәһәр барлыкка килсен өчен сез кирәк булганның барысын да эшләдегез”, - диде ул.
Республика Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, “КАМАЗ” төзелгән вакытта оешкан команда башка сынауларны да – гади булмаган 90 нчы елларны, двигательләр заводындагы янгынны да узды. “Сез шушы сынаулар аша узып, беренче елларда нигез итеп салынганны саклап кала алдыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте И.Халиков слетта катнашучыларга.
Һәм бүген Яр Чаллы үсештә: биредә яңа йортлар калкып чыга, юллар салына. ТР Премьер-министры слетта катнашучыларга сәламәтлек һәм чаллылылардан хезмәт җиңүләре турында яхшы хәбәрләр теләде, “КАМАЗ” төзелеше ударниклары слетын уздыру традициягә әйләнеренә өмет баглады.
Татарстан Хөкүмәте Рәисе шулай ук “КАМАЗ” ветераннарына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара исә концерт белән дәвам иттерелеп, аның барышында слетта катнашучыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы каласы мэры Васил Шәйхразиев котлады.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз