news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И. Халиков: “Хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозуның гади фактлары буенча гаеплегә җәзасын бирмибез икән, производствода үлем һәм каты имгәнүләр алу очракларын киметә алмаячакбыз”

Премьер-министр мәсьәләнең чишелешенә системалы якын килү кирәклеген искәртте

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Хезмәтне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерергә кирәк. Бүген Хезмәтне саклау буенча республика ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашкан Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков шуңа игътибар юнәлтте.
Премьер-министр республикада хезмәтне саклау өлкәсендә вазгыятьнең шактый катлаулы булуын искәртеп, моңа китерүче төп сәбәпнең берсе итеп хезмәтне саклау чараларын финанслауның җитмәвен атады. Бәхетсезлек очраклары бары табыш артыннан куып, хезмәткәрләре сәламәтлегенә һәм аларга уңайлы шартлар тудыруга бармак аша караучы предприятиеләрдә очрый. Кайгыртучанлык күрсәтүче предприятиеләр, киресенчә, үз үрнәкләрендә тиешле профилактика чаралары күргәндә, производство травматизмын киметеп була икәнлеген раслап килә. “Гамәлдәге проблемалар идарә һәм контроль системасында җитешсезлекләр булуын, дәүләт хакимияте һәм күзәтчелек органнарының бурычларын тулысынча үтәмәвен күрсәтә. Хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссияне дә әлегә команда буларак эш күрсәтә дип әйтеп булмый”, - дип саный Хөкүмәт башлыгы.
Гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту да, аларның карашларын тамырдан үзгәртү ысулына әйләнмәгән. Агымдагы елның беренче кварталында, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан салынган штрафларның уртача күләме 4000 сум, Роспотребнадзорның ТР идарәсе салган штрафларның уртача күләме -1800, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе салган штрафларның – 27,5 мең сум тәшкил иткән. Илдар Халиков искәрткәнчә, җаваплы затларга профилактика чараларына акчалар салуга караганда, аз күләмдәге штраф түләү җиңелрәк. Хөкүмәт башлыгы хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм законнарны бозучыларга каралган санкцияләрнең максималь күләме белән кызыксынды. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рушания Ширинская сүзләренә караганда, бүгенге көндә ул вазифаи затлар өчен 5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр. Штрафлар күләменең инде биш ел дәвамында яңадан каралганы юк икән. Илдар Халиков фикеренчә, штрафлар күләмен арттыру проблеманы чишүнең бер элементы гына. Ул бу мәсьәләнең чишелешенә системалы якын килү кирәклеген искәртте. Хөкүмәт башлыгы тармак министрлыкларына хезмәтне саклау буенча киңәшмәләр уздыруны, министрларга урыннарга чыгып бәхетсезлек очракларының һәрберсен җентекләп анализлау бурычын йөкләде.
Премьер-министр фикеренчә, производствода үлем очракларында гаеплеләргә карата Җинаять кодексы маддәләрен актив кулланырга кирәк, Прокуратура да чараларын тагын да катгыйландырырга тиеш. “Әгәр без хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозуның гади генә фактлары буенча да гаеплегә җәзасын бирмибез икән, производствода үлем һәм каты имгәнүләр алу очракларын киметә алмаячакбыз. Моның белән килешергә ярамый”, - дип кисәтте ул.
ТР Прокуроры урынбасары Газинур Галимов сүзләренә караганда, контроль органнарының законнар көчен киң куллану өчен мөмкинлекләре җитәрлек, бу өлкәдә тәртипкә салу өчен хокукый рычаглар бар, дип саный ул. Шулай да әле Прокуратураның башка җаваплы органнар белән хезмәттәшлеге тиешле нәтиҗәләр бирмәвен таный. Узган ел производстводагы бәхетсезлек очраклары буенча 377 материал җинаять–хокукый бәя бирү өчен ТР прокуратура органнарына юлланган. Шуның әлегә 7 проценты, 26 факт буенча гына җинаять эше кузгатылган. “2012 елда производстводагы бәхетсезлек очрагы белән бәйле һәр фактның логик финалы булырга тиеш –авыр имгәнү яки үлем белән тәмамланган һәр бәхетсезлек очрагы суд карары, зарарны түләтү һәм гаеплегә җәзасын бирү белән тәмамланырга тиеш”, дип ул республика Прокуратурасының үзәк позициясен белдерде.
Утырыш соңында Премьер-министр Илдар Халиков предприятие, тикшерү органнары җитәкчеләрен тагын бер кат хезмәт кешесенең сәламәтлеген кайгырту өчен чаралар күрергә чакырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot