Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Халиков Eastern Beverage Company S.A. җитәкчелеге белән уртак инвестицион проектлар буенча фикер алышты
Люксембург компаниясе хуҗасы Татарстан Премьер-министрына республиканың Инвестицион-венчур фонды белән элемтәләр турында сөйләде
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе Сергей Батин, “Ак Барс” банкы ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев һ.б. катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Eastern Beverage Company S.A. хуҗасы Нил Смит белән ТР Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Халиков уртак инвестицион проектлары буенча фикер алышты. Искәртеп узабыз, элек Нил Смит һәм Eastern Beverage Company S.A. компаниясе вәкилләре Татарстанда булганнар иде. 2012 елның июлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ТРда пыяла заводы төзелеше кебек инвестицион проект, шулай ук “Татспиртпром” ААҖ белән хезмәттәшлек итү буенча фикер алышканнар иде.
Бүген Нил Смит республиканың Инвестицион-венчур фонды белән элемтәләр, шулай ук төзелеш мәйданчыгы өчен җир участогын анализлау эшләре турында сөйләде. Ул проектны гамәлгә ашыру белән кызыксыну үз көчендә калуын һәм проектка кертелә торган беренче инвестицияләр турында белдерде.
Фикер алышуда Нил Смитның киңәшчесе Джеймс Харт һәм EC Harris компаниясе директоры Эдриан Джонсон катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз