news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Хәлимуллин: “Республикадагы алкоголь продукциянең 37 проценты - ялган”

Быел 3 айда законсыз әйләнештән 3,4 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция тартып алынган

(Казан, 31 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда ел саен 200ләп кеше “ялган аракы” дип йөртелгән спиртлы сыекча эчеп агуланып үлә. Мәсәлән, былтыр 2 меңнән артык агулану очрагы теркәлгән, шулардан 210сы үлемгә җиткергән. Быел 2 айда гына да 378 агулану очрагының 33е кеше гомере өзелү белән тәмамланган. Һәрхәлдә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары шуны раслый.

Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегендә журналистларга шул хактагы мәсьәләгә ачыклык кертеп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш һәм административ җәзаларны үтәтү буенча үзәге җитәкчесе Илфар Хәлимуллин, республикадагы алкоголь продукциянең 37 проценты - ялган, яшерен аракы сату элек тә булган һәм булачак, шуны белсәк тә, аңа каршы көрәш закон кысаларында дәвам иттерелә, дип белдерде. Былтыр 3 айда, әйтик, 238 нче маддә буенча 47 җинаять эше кузгатылган булса, быел – 24, узган елны шушы вакытта 100ләп кеше административ җаваплылыкка тартылган, быел – 606.

Җыеп кына әйткәндә, республиканың милиция хезмәткәрләре тарафыннан быел 3 айда кибет, киоск ише ваклап сату белән шөгыльләнгән сәүдә урыннарына, шәхси хуҗалыкларга, алкоголь ташый торган автотранспорт чараларына 4 меңнән артык тикшерү ясалган, законсыз әйләнештән 3,4 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция тартып алынган, 505 мең сумлык штраф салынган. Татарстанга ялган яки контрафакт алкогольнең күпчелеге Самара, Ульяновск кебек чиктәш өлкәләр аша керә тора. “Әгәр аракы сатуны киметсәк, җинаятьләр санын 20 процентка кимиячәк”, - дип саный И.Хәлимуллин.

Илдә кулланылган спиртлы эчемлекләрне һәр кешегә бүлсәк, елына уртача 18әр литр туры килә, чынлыкта, 8 литр иң күбе санала – бу рәсми статистика мәгълүматлары, дип искәртте очрашуга килгән Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш һәм административ җәзаларны үтәтү буенча үзәк җитәкчесе урынбасары Валерий Чугунов. Иң мөһиме – гражданнарны спиртлы эчемлекләрне азрак кулланырга күнектерергә, әйтик, төнге сәгатьләрдә андый продукцияне саттырмаска, закон нигезендә сату урыны, вакыты буенча тыюлар кертергә кирәк, дигән фикердә ул. Гамәлдәге закон буенча, административ штраф күләме 3 мең сумнан, җинаять җаваплылыгы 5 мең сумнан артмый. Әйтик, соңгы 3 елда Бөгелмәдә үз йортында яшәүче 1934 елгы Хәйруллина, техник спиртка су кушып саткан өчен, 16 тапкыр административ һәм җинаять җаваплылыкларына тартылган. “Законнарның йомшак булуы сәбәпле, эшләгән эшебез күренми: андыйларны саклап йөреп кулыннан эләктерәбез, документлар әзерләп җибәрәбез, алкоголен түгәбез, штрафын түләтәбез һәм... янә шул ук хәл кабатлана”, - дип, проблеманың әлегә хәл итеп булмаган якларын раслый В.Чугунов.

Автотрассаларда тикшерергә дип туктатылган машиналарда әледән-әле башка төр товар артына яшерелгән алкоголь табыла тора. Юлларда тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, “Татспиртпром” җитештергән алкоголь продукциясен үз машиналарында ташырга тиеш, дип килешенде, дип белдерде Илфар Хәлимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100