Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
И.Гыйльметдинов «Яровая пакеты» турында: «Дәүләт Думасының яңа составы аңа төзәтмәләр кертер, мөгаен»
Депутат сүзләренчә, динии оешмаларга бу төзәтмәләр уңаеннан борчылырга кирәкми
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова, Гөлүзә Василова). VI чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Ильдар Гыйльметдинов бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә дин тотучыларны "Яровая пакеты"ның кабул ителүенә борчылмаска чакырды. Шул ук вакытта депутат, әгәр кәрәзле элемтә хезмәтләренең 3 тапкыр артуы фаразлану нәтиҗәсендә бизнес җитди югалтулар кичерсә, Дәүләт Думасының яңа составы аңа төзәтмәләр кертер, мөгаен, дип тә белдерде.
Искәртеп үтик, "террорчылыкка каршы пакет" үз көченә кергән очракта операторларның чыгымнары йөзләгән миллиард сум тәшкил итәчәк. Элемтә 300 процентка артырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде.
Гыйльметдинов сүзләренчә, дини оешмаларга Яровая белән Озеров төзәтмәләре пакеты кертелү сәбәпле барлыкка киләчәк үзгәрешләргә борчылырга кирәкми. "Бу закон проектыннан өй шартларында дини йолаларны үтәп булмауга кагылышлы пунктлары алынган, алар анда юк. Бу уңайдан борчылырга урын юк", - диде ул.
Спикер ассызыклаганча, нигездә чикләүләр миссионерлык эшчәнлегенә кагылачак. "Миссионерлар читтән, хәтта башка илләрдән. Мондый дини эшчәнлек сизелерлек чикләнергә, әмма тыелырга тиеш түгел", - диде Гыйльметдинов. "Дәүләт гражданнарны традицион булмаган диннәрдән чикләргә бурычлы. Безгә бу закон нормаларын куллану практикасын күзәтергә кирәк булачак",- диде депутат.
Кәрәзле элемтә бәясе артуга килгәндә, бернинди дә төгәл мәгълүмат юк, диде спикер. Депутат белдергәнчә, "Яровая законы" РФ Хөкүмәте, икътисади блок, шул исәптән бизнес вәкилләре белән дә килешенгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз