news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Гыйльметдинов, илдә милләтара сәясәт мәсьәләләренә игътибар көчәйтелергә тиеш, дип саный

Федераль агентлык Милләтләр эшләре буенча министрлыкка кадәр үсеп җитәр дип өметләнәбез, ди депутат.

И.Гыйльметдинов, илдә милләтара сәясәт мәсьәләләренә игътибар көчәйтелергә тиеш, дип саный
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алга таба илдә милләтара сәясәткә игътибар юнәлтергә туры киләчәк. Бу хакта журналистларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

Депутат Россия Федерациясендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә соңгы 5 елда зур эш башкарылганын билгеләп узды. Ул 2025 елга кадәр милли сәясәт стратегиясенә өстәмәләр кертеләчәген әйтте, милли сәясәт өлкәсендә башкарылган эшләрне санап үтте. “Без федераль агентлык Милләтләр эшләре буенча министрлыкка кадәр үсеп җитәр дип өметләнәбез. Алга таба иҗтимагый оешмалар ролен көчәйтәчәкбез. Эшлисе эшләр күп. Бу бурычлар яңа Илбашы өчен мөһим булачак. Президент каршында милләтара мәсьәләләр буенча совет төзелде. Ел саен Илбашы, ким дигәндә, елга ике тапкыр шушы совет белән очраша. Бу юнәлеш буенча комиссияләр формалашкан. Шактый эчтәлекле эш оештырылды, ул тагын да тулыланачак”, - диде.

"Татар-информ" Илдар Гыйльметдинов сайлауларга гаиләләр белән килүчеләр сөендерә, дип әйткәнне хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot