news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Фәйзуллин:“Универсиадага әзерлек вакытында матбугат вәкилләренә барлык шартлар тудырыла"

Ул журналистларны спорт объектларын төзегәндә ГМЧ кирәк-яраклары да исәпкә алына дип ышандырды

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанда Бөтендөнья 2013 елгы җәйге универсиада үткәрү өчен төзелә торган спорт объектлары журналистларга эшләү өчен җиһазландырылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм коммуналь–торак төзелеше министры урынбасары Ирек Фәйзуллин белдерде.
Аның сүзләренчә, Универсиаданың барлык объектларында да Интернет булачак. Моннан тыш, ярыш уза торган объектларда күчмә телевизион станцияләр ярдәмендә турындан-туры телевизион трансляция каралган. Аерым алганда, спутник антеннасын борып булсын өчен кабельләр махсус көньякка чыгарыла.
“Без телекоммуникацияләр буенча халыкара оешмалар һәм шулай ук Россия спорт федерацияләре таләпләрен дә үтибез, - дип белдерде И.Фәйзуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100