news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Фәйзуллин: Балалар лагерьларын төзекләндерүне май уртасына төгәлләргә кирәк

Р.Миңнеханов балалар учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләләрен тәэмин итүгә, санитар-гигиена чараларын үтәүгә аерым игътибар итәргә кирәк, диде.

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Капиталь төзекләндерү алып барылучы барлык балалар сәламәтләндерү лагерьлары 15 майга әзер булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин яшүсмерләр клубларын төзекләндерүне дә истә тотарга кирәк, диде. Балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь төзекләндерү программасы буенча подряд оешмалары 14 объектның 12сендә эш алып бара, бер объект тапшырылган инде.

Программага кертелгән 28 объектның 27сендә эш оештырылган. Программаның гомуми үтәлеше 35 процентны тәшкил итә, диде ул.

Татарстан Президенты балалар учреждениеләрендә куркынычсызлык мәсьәләләрен тәэмин итүгә, шулай ук, аерым алганда, санитар-гигиена чараларын үтәүгә аерым игътибар юнәлтү кирәклеген әйтте. “Азык-төлек саклау системасын, балаларны тукландыруны оештыруны тикшерергә кирәклеген әйтте. Бу мәсьәләләр барысы да бик мөһим”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

2018 елда Татарстанда 224 мең кеше яшәүче 995 объектны төзекләндерү планлаштырыла, дип җиткерде Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

Республикада 113 мәгариф объекты төзекләндереләчәк. Шуларның 28е гомумбелем оешмасы һәм 85е балалар бакчасы, диде Фәйзуллин.

5 апрель торышына 13 муниципаль һәм 9 коррекцион мәктәптә, 72 балалар бакчасында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бер мәктәп белән бер балалар бакчасында эшләр төгәлләнгәнде инде, дип җиткерде ведомство башлыгы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot