news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

И.Фәиз: “Дәүләт Диния нәзарәте эшенә комачаулый дигән фикерләр һич дөрес түгел”

ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз фикеренчә, Хөкүмәт структуралары тарафыннан бернинди басым юк

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бүген дәүләт Диния нәзарәте эшенә кысыла, эшчәнлеккә комачаулый дигән кайбер фикерләр очрый башлады. Бу һич дөрес түгел. Хөкүмәт структуралары тарафыннан бернинди басым юк”. Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бәяләү өчен, вәзгыятькә реаль карарга кирәк. “Бүген Татарстанда 1300 дән артык мәчет эшли. Аларның берсендә дә дини йолаларны тыю юк. Мәдрәсәләрнең берсендә дә Исламга каршы эш алып барылмады, Исламны каралтырга теләгән белемнәр бирелми. Хәзер республикада “Хәләл” системасы кебек мөселман икътисади инфраструктурасы төзелә. Биредә дә мөселманнарның хокукларын кысу юк. Әгәр бу сүзләрне кемнәрдер кузгата икән, мөселманнарга үзләрен ачарга мөмкинлек бирмиләр дип расларга тырыша икән, монда дөреслек юк. Моны сөйләүчеләр шул рәвешле үзләренең сәяси амбицияләрен күрсәтергә тели”, -дип исәпли Илдус хәзрәт.
Матбугат очрашуында катнашкан ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнешләр идарәсе җитәкчесе Марат Гатин да бу фикерне куәтләде. “Без дин әһелләре эшләренә кысылырга ниятләмибез. Ил Конституциясе нигезендә, дин дәүләттән аерылган. Канундагы бу маддәне бозарга хакыбыз юк. Шул ук вакытта без бер җәмгыятьтә яшибез һәм уртак проблемалар белән очрашабыз. Шул шартларда, дин әһелләре дә, дәүләт тә җәмгыятьне борчыган уртак мәсьәләләргә бергәләп чишелеш эзләргә тиеш”,- дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100