Җиңелеп барсак та, нәтиҗәгә ирештек – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" командасы баш тренеры үз уенчыларын яхшы яктан гына телгә алды.
(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Сочи” командасына каршы бүгенге уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз уенчыларын мактап кына телгә алды.
“Минем уйлавымча, егетләр яхшы эшләде. Хәтта, исәп буенча калышып барсак та. Җиңелеп барсак та, үз уеныбызны төзәттек һәм нәтиҗәгә ирештек”, – диде Билалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында читтә “Сочи” командасыннан өстен чыкты (3:1).