news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел сәнәгатьне алга таба үстерү республикада өстәмә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк

Икътисади кризис әлеге тармакның кыенлыклар алдында югалып калмавын исбатлаган

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Экспортка йөз тоткан Татарстан катлаулы икътисади вәзгыятьнең тискәре нәтиҗәләрен ныграк тойды. Моны узган 10 ай йомгаклары ачык раслый. Бу чорда республикада сәнәгатьтә җитештерү күләме 685 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгатьтә җитештерү индексы 88,7 процент тәшкил иткән. Вәзгыятьнең беркадәр тотрыклылануына да карамастан, керем, хезмәт хакы дәрәҗәсе, тармакта эшләүчеләр саны кимү күзәтелә. Бу мәгълүматлар бүген Татарстан текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләренең Казанда узган беренче съездында яңгырады.

ТР Хөкүмәте карары нигезендә, республикада икътисадны тотрыклыландыру чаралары буенча программа кабул ителде, хезмәт базарында киеренкелекне киметү чаралары эшләнде, предприятие һәм эшмәкәрләргә керем салымы ставкасын киметү, инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләр өчен алынган милеккә ташламалы салым ставкасын кертү, дәүләт, муниципаль контрактларны финанслауда катнашу кебек дәүләт ярдәме күрсәтелә. Татарстан кризиска каршы уңышлы чаралар гамәлгә ашырылучы 8 төбәкнең берсе санала. Әмма, съездда билгеләп үтелгәнчә, бүген текстиль һәм җиңел сәнәгатьне үстерү өчен бу чаралар гына җитми. Ил күләмендә тамошня пошлиналарын киметү, продукция импортында таможня контролен катгыйландыру кебек чаралар, җиңел сәнәгать товарлары контрабандасы белән көрәшү, “Милли сәнәгать сәясәте турында”гы федераль канунны кабул итүне тизләтергә кирәк.

Съездда катнашучылар кулланучылар базарының контрабанда һәм контрафакт продукция белән тулуын тармакны үстерүдә төп киртә дип саный. РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрлеге буенча комитет рәисе, РФ Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге президенты Борис Фомин белдергәнчә, хәзер Россия базарында законсыз юл белән читтән кертелгән җиңел сәнәгать прдукциясенең өлеше 30 процент, ә контрафакт продукциянең өлеше 50 процент тәшкил итә. Үзебездә җитештерелгән продукция ил базарында 20 процент чамасы гына өлешне алып тора. 2020 елга кадәр РФ җиңел сәнәгатьне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2020 елга үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиесенең ил базарындагы өлешен 50 процентка җиткерү бурычы куела. Аның аңлатуынча, бу күләмгә ирешү өчен тармакны тиз арада модернизацияләргә, инновация технологияләрен кертү юлларын табарга кирәк. “Бу гади шигарь генә түгел, икътисадны глобальләштерү шартларында тармакны яшәтеп калу өчен кирәк”, -дип белдерде Борис Фомин. Тармакны гадиләштерелгән салым системасына күчерү, дәүләт катнашында тармак лизинг компаниясен төзү моны хәл итү юллары буларак карала.

Бүгенге съездда катнашучыларга ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның сәламләвен юллаган ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тармакның соңгы елларда кыенлык белән эшләвен искәртеп узды. Аның ассызклавынча, икътисади кризис әлеге тармакның кыенлыклар алдында югалып калмавын исбатлаган. Җиңел сәнәгать кешеләрне эшкә урнаштыруда зур ярдәм итә. “Җиңел сәнәгатьне алга таба үстерү республикада өстәмә эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк. Моңа ирешеп булачагына һәм безнең җитештерүчеләрнең конкурентлык тудыра алачагына ышаныч зур”, - ди ул.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100