news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел сәнәгать предприятиеләрендә җитештерү күләмен ничек арттырыга?

Моның бер юлы буларак аларны Универсиадага әзерлек чараларына җәлеп итү карала

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләрен 2013 елгы Универсиадага әзерлек чараларына җәлеп итү, аларда җитештерү күләмнәрен күп тапкырга арттырыга ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре съездында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек җитәкчесе Татьяна Федорова сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Казанда бу халыкара чарага күпсанлы яңа кунакханә комплекслары, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, сәүдә-күңел ачу үзәкләре калкачак. Аларны корпоратив өс киемнәре, униформалар белән тәэмин итү, башка кирәк-яраклар  җитештерү ихтыяҗы килеп туачак. “Бу заказларны алу өчен тармак предприятиеләре исеменнән Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге хәзер үк эш башларга тиеш”, -дип белдерде ул.

Аның сүзләренә караганда, җиңел сәнәгать кече һәм урта бизнесны формалашуда мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта республикада эшсезләргә үз эшләрен ачып җибәрү өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. “Бүген эчке базарда үзебездә җитештерелгән җиңел сәнәгать эшләнмәләре җитешми, аеруча, балалар өчен тегелгән киемнәргә ихтыяҗ зур. Бүген республиканың берничә районында бер генә җиңел сәнәгать предприятиесе дә юк. Кайбер районнарда бу өлкәдә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче 1-2 кеше исәпләнә. Моның өчен бүген бер эш урынын булдыру 48 мең сумга төшә. Әгәр берничә эшсез кешене берләштереп, төбәкләрендә алар өчен эш урыны булдырырга теләүчеләр табылса, тармакта өстәмә эш урыннары, җитештерү күләме үсүгә дә ирешә алабыз. Җиңел эшләнмәләр тегүгә өйрәтү өчен нибары 2-3 ай вакыт таләп ителә”, -ди Татьяна Федорова.

Ул чыгышында җирле җитештерүчеләр продукциясен эчке базарда сату проблемасын чишү юлларына да тукталды. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу  җәһәттән республикадагы кием-салым сату базарларын эшкә җигәргә тәкъдим итә. Татьяна Федорова сүзләренә караганда, бүген Татарстанда шундый 8 базар исәпләнә. “Аларда үзебездә җитештерелгән җиңел сәнәгать продукциясен реализацияләү буенча ваклап һәм күпләп сату үзәкләрен ачып булыр иде. Базарда сәүдә итүче эшмәкәрләр товарларын кайдан гына алып кайтып сатмыйлар бит. Алар Кытайныкын түгел, үзебезнең продукцияне шушы үзәкләр аша күпләп сату бәясеннән алып, сатар иде. Бу фикер актив эшмәкәрләргә уйларга җирлек бирергә тиеш”, -дип белдерде ул.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100