news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел сәнәгать 2004 елны беренче тапкыр үсеш белән тәмамлады

Җиңел сәнәгать 2004 елны беренче тапкыр үсеш белән тәмамлады

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). 2004 елда Татарстанның җиңел сәнәгать өлкәсендә 2003 ел белән чагыштырганда 5 процентка үсеш күзәтелә, һәм бу беренче тапкыр. Бу хакта кичә Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә вице-премьер, икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов хәбәр итте.

Текстиль производствосы продукциясен җитештерү 33,7 процентка, тегү (20 процентка якын), хромлы күннән җитештерелгән тауарлар җитештерү 12,2 процентка арткан. “Мелита”, “Сафьян”, “Кукмара тегү фабрикасы” , “Адонис”, “Әлмәтнең “Алсу” оек-оекбаш фабрикасы” предприятиеләре производствоны техник һәм технологик яктан җиһазландыру мәсьәләләрен уңышлы хәл итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100