news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел музыка тыңлаучыларның IQ дәрәҗәсе түбәнрәк – "Алканат" төркеме лидеры Илназ Гәрәев

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар альтернатив музыкасы турында фикер алышу үтте.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бәйсез, ирекле музыка ул – киңрәк алганда, күнегелгән термин белән атаганда, татарның альтернатив музыкасы була. Әмма бүген шушы музыка белән шөгыльләнүчеләр үз юнәлешләрен дөнья стандартлары буенча, бәйсез, ирекле музыка дип атыйлар. “Дөньякүләм музыкаль индустриядә ул шулай кабул ителгән. Зур мейнстрим музыкага альтернатива буларак, соңгы 10-15 елда бәйсез музыкантлар үсеп чыкты. Аларга электрон музыка тарафдарлары да, фолк-музыкантлар да һәм рок-музыкантлар да керә”, – дип аңлатты музыкант, Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров бүген “Татар-информ”да үткәрелгән альтернатив музыкага багышланган матбугат конференциясендә.

“Альтернатив музыканың төгәл жанр кануннары бар. Ул, гадәттә, бик аванград, агрессив була. Бәйсез музыка дигән төшенчә аны киңрәк күзалларга ярдәм итә”, – дип дәвам итте ул.

Бәйсез музыканың кулланучыларына килгәндә, аларның кемнәр булуын “Алканат” татар рок төркеме җитәкчесе Илназ Гәрәев формалаштырды. Бәйсез музыка тыңлаучылар аз санлы булса да, аларның югары зәвыклы, рухи үсешкә ирешкән кешеләр итеп бәяләде: “Халыкның 80 проценты рухи үсеш турында уйламый. Радиодан нәрсә бирәләр – шуны тыңлый. Кем җыры күбрәк яңгырый – аңа шул якынрак. Аларга җиңел музыка, җиңел сүзләр кирәк. Аларның IQ дәрәҗәсе түбәнрәк, – диде ул. – Ә калган 20 процент шулкадәр күп төрләргә бүленгән, аларның һәрберсенең үз зәвыге, үз характеры бар. Шул 20 процент эчендә джаз, рок, блюз һәм башкалар бар".

Әлеге матбугат конференциясе беренче татар ирекле музыка лейблы Yummy Music үзенең бишъеллыгын уңаеннан оештырылган иде. 5 мартта “Соль” барында Yummy Music лейблының туган көне үткәреләчәк. Программада - Juna төркеме, Мубай, Зәринә Вильданова The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме, Yummy Music Band, Oscar c7c5, Рәдиф Кашапов һәм башкалар бар.

Мәгълүмат өчен: 2012 елдан алып Yummy Music ирекле, альтернатив, җанлы татар музыкасын әйдәп бара. Биредә фанктан алып панк-рокка кадәр төрле стильләрдә иҗат итүче артистлар альбомнар чыгара, клиплар төшерә, концертлар куя. 5 мартта алар барысы да бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Башлана – 20.00

Ильяс Гафаров аларның үз тыңлаучылары булуын, концерт турындагы мәгълүматның нигездә интернет челтәре аша таратылуын әйтте.

Yummy Musicның социаль челтәрләрдәге битләрендә катнашучылар турында түбәндәге мәгълүматлар бирелгән:

"Juna төркеме Metronomy (танылган Бөек Британия төркеме) хитын оста башкарганнан соң, музыкант Джозеф Маунт аларга үз мәхәббәтен белдергән. Быел исә алар үзләренең беренче кечкенә альбомнарын чыгарды. Аларның җырларында Һади Такташ һәм Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен очратып була.

Аксубай фьюжн музыкасының атасы Мубай, соңгы арада бик сирәк чыгыш ясаса да, бу юлы безгә кунакка килергә вәгъдә итте.

“Үзгәреш җиле” проектының ачышы Зәринә Вильданова The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме белән үзенең яңа программасын тәкъдим итәчәк.

Татарча соул һәм фанк уйнаучы Yummy Music Band “Үзгәреш җиле” нең тагын бер йолдызы Илгиз Шайхразиев һәм рэпер K-Ru белән чыгыш ясаячак. Быел алар Марат Башаров һәм Шамил Хаматов белән бергә “Югалган васыять” спектаклендә дә катнашып өлгерделәр.

Oscar c7c5 төркеме, узган ел 9 май бөкесендә төшерелгән “Акыл иясе” клибын тәкъдим иткәннән соң, Камал театрының кече сәхнәсендә “Буяулар” исемле концептуаль театраль проектта катнашты. Аңарчы алар Рәдиф Кашапов белән бергә республикабызның 9 районы буйлап турга барып кайттылар".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100