news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Җиңел машина йөк машинасына бәрелгәннән 3 кешенең гомере өзелгән, берсе – сабый
Соңгы 16 көндә республика юлларында булган транспорт һәлакәтендә кеше гомерен өзгән очраклар 27гә, имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән очраклар
Скопировать ссылку
(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Кичә сәгать иртәнге 10 нчы яртыда Нурлат – Әлмәт юлының 101 нче чакрымында “ВАЗ-2109” автомобиле белән идарә иткән 1989 елгы кеше юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган дип фаразлана: ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырып, каршы як юлга чыккан һәм руленда 1951 елгы шофер булган “КрАЗ”га маңгайга-маңгай бәрелгән.
Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына мәгълүмат биргән республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, җиңел машина белән идарә иткән зат һәм аның 1984 елгы пассажиры булган ир-егет һәлакәт урынында җан биргән, салонда булган 2008 елгы кыз бала исә Әлмәт үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. “Тугызлы”дагы 1985 елгы пассажир хатын-кыз исә имгәнеп, җәрәхәтләнеп, әлеге хастаханәдә ята.
Шул рәвешле, мартның 16 көнендә республика юлларында кешеләргә каза китергән 190 транспорт һәлакәтендә кеше гомерен өзгән очраклар 27гә, имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән очраклар 254кә җитте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot