news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел атлетика буенча спартакиаданың икенче этабы ярышларында Татарстан җыелма командасы әлегә алда бара

Җиңел атлетика буенча спартакиаданың икенче этабы ярышларында Татарстан җыелма командасы әлегә алда бара

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Җиңел атлетика буенча спартакиаданың икенче этабы кысаларында, ярышларның беренче көне нәтиҗәләренә килгәндә, Татарстан Республикасы җыелма командасы әлегә лидерлык сафларында бара. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Безнең команда активында 775 очко исәпләнә, икенче урында Самара өлкәсе спортчылары бара, алар үз командасына 659 очко китерә, өченче урынга әлегә Пермь крае лаек (519 очко).

Республика командасында Иван Болясников, Арнольд Бобринский, Юрий Беликов һәм Марат Абләҗев тарафыннан яуланган 4 “алтын” инде “кулга төшерелгән”. “Көмеш” Владимир Съемщиковка, Лилия Гафиатуллинага, Тимур Хафизовка тәтегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot