news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Казанда узачак

Ярышлар 2018 елның 19-22 июль көннәренә билгеләнгән.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Җиңел атлетика буенча 2018 елгы Россия чемпионаты Казанда узачак. Бу хакта Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе башкарма директоры Александр Паркин җиткергән.

“Федерациянең президиум утырышында 2018 елга календарь расланды. Төп старт – Россия чемпионаты 19-22 июльдә Казанда узачак”, – дигән Александр Паркин “ Р-Спорт”ка.

Сүз уңаеннан, Казанның Россия чемпионатын ике тапкыр – 2008 һәм 2014 елларда кабул итеп алганы бар иде инде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot