news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү өчен гол җитмәде – «Ак Барс» уенчысы Владимир Ткачев

«Ак Барс» хоккейчылары үз бозында «Салават Ююлаев» командасына оттырды.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). «Ак Барс» командасының «Салават Юлаев»ка оттыруында (0:1) Казан уенчыларының тиешенчә әзерләнмәве сәбәп түгел. Команда һөҗүмчесе Владимир Ткачев уеннан соң шундый фикер җиткерде.

«Әзерлек ягыннан проблема булмады. Җиңү өчен гол кертү җитмәде. Көндәшләрнең капкачысы яхшы уйнады, ә без кертә алмадык. Бу ялгышларны төзәтергә кирәк», – диде Владимир Ткачев.

Сүз уңаеннан, бер атна элек «Ак Барс» әлеге көндәшен Уфа бозында 5:0 исәбе белән откан иде.

«Ике уен арасындагы аерма нидәме? Мөмкинлекләрдән файдалануда. Бүген без алардан файдалана алмадык», – диде Ткачев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100