news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңү бәйрәме көннәрендә Дан орденының өч дәрәҗәсенә ия мөслимле каберенә таш куелды

Чара ахырында мәрхүмнәр рухына дога укылды. Бәдыйг Салихов каберенә чәчәкләр салынды.

(Мөслим, 11 май, "Татар-информ", "Авыл утлары", Фәридә Гайнетдинова). Бөек Ватан сугышы батырларының иң кадерле бүләкләренең берсе – Дан ордены. Әлеге орденның өч дәрәҗәсенә дә ия булучылар Татарстан буенча 29 кеше. Шуларның берсе – Мөслимдә туган Бәдыйг Мөхәммәтсалих улы Салихов, дип яза җирле басма.

Бәдыйг Салихов яшьтән үк авылда эшли. Ә 30 яше тулганда аны Дусай колхозына рәис итеп билгелиләр. Тырыш, гадел җитәкчене авылдашлары һәм колхозчылар бик яраталар. Колхоз районда гел алдынгылар сафында була. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ул Мәскәүдән Бөтенсоюзхалык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеннән кайтканда ишетә. Дусайга кайтып төшү белән Бәдыйг Салихов, идарәне җыеп, колхоз рәисе вазыйфаларын тапшырып, хәрби комиссариатка китеп бара. Ә аннары фронт юллары...

Яу кырында берничә тапкыр яралана. Күп батырлыклар күрсәткән Бәдыйг Салихов Дан орденының тулы кавалеры була. Сугыштан соң “Урал” колхозын җитәкли.Фронтта алган авыр яралары аны арабыздан бик иртә алып китә. Аңа нибары 46 яшь була. Батыр якташыбызның батырлыгы онытылмый. Дусай авылы халкы аны гаҗәеп тырыш, кешеләргә карата бик тә игътибарлы, гадел кеше буларак сагынып искә алалар.

Җиңү бәйрәме көннәрендә Бәдыйг Салиховның каберенә таш куелды. Чарада район җитәкчелеге белән бергә Дусай авылы халкы да катнашты.

– Бу изге гамәлебез Бәдыйг Салиховның якты рухына дога булып барып ирешсен иде. Ул кыска гына гомер юлында фидакарь хезмәт куйган, күп батырлыклар күрсәткән. Үсеп килүче яшь буынныгерой якташыбызның хезмәт һәм сугышчан юлын өйрәнергә, аның белән горурланып яшәргә чакырам. Аның варислары булып, батырлыкларын дәвам итә алсак иде, – диде район башлыгы Рамил Муллин.

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов батыр турындагы истәлекләрне яңартты. Чарада катнашучылар алдында Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов чыгыш ясады. Баек мәктәбенең музей җитәкчесе Ләйлә Баянова БәдыйгСалиховның тормыш юлы белән таныштырды. Баек авыл җирлеге башлыгы Айнур Сәхипгәрәев һәм батыр якташыбызның кызы шушы игелекле гамәлне башкаруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

– Әтиебезне зурлап, аның хезмәтләрен, батырлыкларын олылап, шушындый хөрмәт күрсәткәннәрпе өчен район җитәкчелегенә, ветераннар советына тирән рәхмәтебезне ирештерәбез. Батырлар онытылмасын, райондашларыбыз һәм авылдашларыбыз хәтерендә мәңге саклансын, – диде Бәдыйг Салиховның кызы Рәмзия Закирова.

Чара ахырында мәрхүмнәр рухына дога укылды. Бәдыйг Салихов каберенә чәчәкләр салынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100