Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иң бәхетле кешеләр яшәүче Россия шәһәрләре аталды
Ел башыннан алып үз тормышыннан тулысынча яки өлешчә канәгать булган россиялеләрнең саны 80 проценттан 73кә төшкән.
(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Үз тормышыннан канәгать кешеләрнең күпчелеге Владивостокта (87% халык), Томскида (86%), Липецкида һәм Оренбургта (85%), Череповецта, Грозныйда һәм Читада (84%) яши. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары тикшеренүенә сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.
“Ел башыннан алып, үз тормышыннан тулысынча яки өлешчә канәгать булган россиялеләрнең саны 80 проценттан 73кә төшкән”, - диелә хәбәрдә.
Тормышларыннан канәгать булучылар саны түбән булган шәһәрләр исемлегенең башында Владикавказ (63% халык), Хабаровск (69%), Воронеж, Петрозаводск һәм Ярославль (70%) тора.
Тикшерү Россиянең 250 меңнән артык халкы булган 78 шәһәрендә уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз