news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Иҗатының 15 еллыгын билгели

^Иҗатының 15 еллыгын билгели

(Уфа, 10 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар җырчысы һәм музыканты Радик Динәхмәтов бүген З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең концертлар залында үзенең иҗат кичәсен үткәрә. Иҗат юлы башлануына 15 ел тулуга багышланган әлеге җыр-моң кичәсендә Радик Динәхмәтов бары тик үзе һәм аның 14 яшьлек талантлы кызы Сабина гына чыгыш ясаячак.

Радик Динәхмәтовны республиканың җыр сөючеләре үзенчәлекле тавышка ия җырчы итеп кенә түгел, ә виртуоз флейтачы буларак та белә. Уфа дәүләт сәнгать институтын да ул нәкъ менә шушы музыка коралы классы буенча тәмамлаган. Радик башта байтак кына еллар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры оркестрында эшләде. Аннан үзенең иҗат төркеме белән Башкортстанда һәм татар-башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә шәхси программаcын күрсәтте. Соңгы өч елда исә талантлы милләттәшебез Башкортстан Милли симфоник оркестрында эшли.

Әле Уфада үтүче концертында Радик Динәхмәтов классик әсәрләр башкарачак. Татар, рус, башкорт һәм чит ил композиторларының җырларын бердәй оста яңгыратучы җыр-моң остасы бүген дә тамашачыларга төрле халыкларның көйләрен флейтада яңгыратачак һәм төрле телләрдәге халык җырларын һәм романсларын ишеттерәчәк. Концертта Радик әфәнденең кызы Сабина да катнаша. Уфа дәүләт сәнгать академиясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенең җиденче сыйныфында укучы Сабина туташ фортепианода татар, башкорт һәм чит ил композиторлары әсәрләрен уйнап ишеттерәчәк.

Радик Динәхмәтов тумышы белән Дүртөйле районыннан. Халкыбызга талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабичны биргән данлыклы Әсән авылыннан ул. Талантлы җырчы Уфадагы чыгышыннан соң, үзенең 15 еллык иҗатына йомгак ясаган шушы ук программаны туган ягында да тәкъдим итәргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100