news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иҗатчы яшьләр өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия игълан ителә

Катнашучылар өчен яшь чикләве 14-30 яшь дип билгеләнгән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен Шәриф Камал исемендәге II әдәби премия турында игълан итә.

«Без яңа авторлар эзлибез, конкурска тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңарчы беркайда да басылмаган булуы, ә авторның Язучылар берлеге әгъзасы булмавы шарт», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләрен яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, яки төрек телләренә тәрҗемә юнәлешендә үзләрен сыный торган яшь авторлар (мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала.

Проза әсәрләре дигәндә, күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр күздә тотыла.

Бәйгедә мәктәп укучылары, студентлар, яшь авторлар катнаша ала. Катнашучылар өчен яшь чикләве: 14-30 яшь.

Премия дигәндә, 2 җиңүчегә диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot