news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Иҗат – коррупциягә каршы" республикакүләм конкурсында кукмаралы призлы урынны алды

Җиңүчегә бүләкне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

(Кукмара, 13 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Башкаланың IT-парк үзәгендә Республиканың бер төркем яшьләре төрле тармак җитәкчеләре белән ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре турында фикер алышты. Әлеге очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Фикер алышудан соң "Иҗат коррупциягә каршы" республикакүләм конкурсының бүләкләү тантанасы узды. Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин үзенең иҗади эшләре белән конкурста катнашып, "Ирекле тема" номинациясендә 2нче призлы урынга лаек булды һәм аңа диплом, истәлек бүләкләге тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100