news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иҗат берлекләренә дәүләт ярдәме субсидия системасыннан проект системасына күчә

Мәдәният министрлыгында журналистларның иҗат берлекләре рәисләре белән очрашуы оештырылачак.

Иҗат берлекләренә дәүләт ярдәме субсидия системасыннан проект системасына күчә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның Мәдәният министрлыгы иҗат берлекләре белән алга таба проект системасында эш алып барачак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында  мәдәният министр Ирада Әюпова әйтте.

Мәдәният министры иҗади берлекләрнең 1938-1939 елларда идеологик максатларда төзелүен искәртеп үтте, иҗади берлекләрне иҗат кешеләренең аралашу урыны дип атады һәм иҗат кешеләренә дәүләт ярдәме кирәклеген әйтте.

“Бөтенесен дәүләт ресурслары хисабына гына оештырып булмый. Иҗат берлекләрен яңа мәгънә белән тутырырга кирәк, - диде Ирада Әюпова. - Иҗат берлекләре үз эшләрен үзгәртеп корырга тиешләр. Без әкренләп максатчан субсидия бирү системасыннан китеп барабыз. Проектлар булырга тиеш”.

Мәдәният министры республикада оешкан Рәссамнар берлекләрен уңай мисал итеп китерде. “Алар берничә булып, үзара конкуренция булгач, тизрәк проект системасына күчә алдылар. Субсидия өчен үз проектларны тәкъдим итәләр”, - диде ул.

“Иҗат берлекләре үз эчләрендәге оештыру эшләр ебелән генә шөгыльләнергә тиеш түгел. Алар яшь талантлы авторларын алга этәрү белән дә шөгыльләнсеннәр иде”, - дигән теләген белдерде министр.

Мәдәният министры Язучылар берлегендә мәгълүмат тарату, җәмәгатьчелеккә ачыклык буенча проблемалар булуын танып, журналистларның иҗат берлекләре рәисләре белән очрашуын оештырачагын вәгъдә итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100