news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң арзанлы АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы- Казанда

Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында АИ-92,93 ле бензин бәясе 0,4 процентка кими төшкән

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында А-76 лы бензинның уртача бәясе, ай башы белән чагыштырганда, 0,1 процентка, АИ-92,93 ле бензинныкы-0,4 процентка кими төшкән. Шулай итеп, Казанда А-76 маркалы мотор ягулыгының литры уртача -18 сум 77 тиен, АИ-92,93 ле бензинныкы-19 сум 74 тиен тора. Ә менә АИ-95 маркалысының бәясе 22 сум 29 тиен дәрәҗәсендә сакланып калган. Дизель ягулыгы, киресенчә, 0,2 процентка артып, аның бер литры уртача 17 сум 6 тиен тора.

Татарстантат хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округына кергән 5 төбәк үзәгендә –Самара, Ульновски, Йошкар-Ола, Саратов һәм Пермьдә соңгы бер атнада автомобиль ягулыгы бәясе үзгәрмәгән. Сарански, Пенза һәм Оренбургта барлык төр ягулык бәясе төшкән.

Округта 19 сум 50 тиен торган иң кыйммәтле А-76 бензины - Киров шәһәрендә, 21 сум 59 тиенлек кыйммәтле АИ-92,93 ле ягулык -Пензада, 23 сум 32 тиенлек АИ-95 ле бензин -Саранскида, 18 сум 50 тиенлек дизель ягулыгы Уфада теркәлгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, иң арзанлы А-76 лы һәм АИ-95 ле бензин Оренбургта сатыла. Биредә аларның литры уртача 17 сум 26 тиен һәм 21 сум 73 тиен тора. Ә иң арзанлы АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы- Казанда.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100