news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң арзан Европа тур юнәлешләре билгеле булды

Россиядән Европага сәяхәт итүчеләр өчен быел яз иң арзанлы юнәлеш булып Мәскәү – Мюнхен маршруты аталган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россиядән Европага сәяхәт итүчеләр өчен быел яз иң арзанлы юнәлеш булып Мәскәү – Мюнхен маршруты аталган. Бу хакта "Туту.ру" туристлык сервисы аналитиклары хәбәр иткән, дип белдерә "Российская газета".

Экспертлар портал аша марттан май аена кадәр броньланган барлык авиабилетларны анализлаган. Нәтиҗәдә, Мюнхенга барып кайту уртача 15,4 мең сумга төшә.

Европага сәяхәт итүчеләр өчен арзанлы булып икенче урынга Вена чыккан, биредәге күрсәткеч 15,8 мең сум. Өчлекне Черногориядәге Тиват төгәлли. Яз көне Мәскәүдән бирегә очу 16,2 мең сум торачак.

Прагага авиабилет өчен 16,5 мең сум түлисе була. Санкт-Петербургтан Прагага очуны экспертлар 17,6 мең сумга бәяләгән. Мәскәүдән Миланга, Амстердамга, Рим, Ларнака (Кипр) һәм Лондонга барып кайту да язын кыйммәткә төшми икән.

Якындагы чит илләргә очуда арзан бәяләр буенча лидер Мәскәү – Минск маршруты дип табылган, ул 5 меңнән кыйммәткә чыкмый.

Туристлык тармагы вәкилләре фикеренчә, популяр Европа шәһәрләренә сәяхәткә май бәйрәмнәренә билетларны март башында алып куярга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot