news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиһанов музыкасын дөнья күләменә чыгарып була – “Түләк” режиссеры Евгений Артамонов

Кичә, 28 апрельдә, Татар операсы студиясе куелышында Нәҗип Җиһановның Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган "Түләк" операсының премьерасы яңгырады.

Җиһанов музыкасын дөнья күләменә чыгарып була – “Түләк” режиссеры Евгений Артамонов
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе студентлары белән Нәҗип Җиһановның Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча язылган “Түләк” операсын чыгарган режиссер Евгений Артамонов дөрес итеп бирә белгәндә, татарның классик композиторы Нәҗип Җиһановның симфоник әсәрләрен дөнья күләменә чыгарып була дигән фикердә.

Кичә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе куелышында Нәҗип Җиһановның Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган "Түләк" операсының премьерасы яңгырады. 

Евгений, “Түләк” спектакле алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесе белән аралашканда, Нәҗип Җиһановның республиканың музыкаль тормышына керткән өлешен билгеләп узды. “Казанда яшәгәндә, мин Җиһанов иҗаты белән якыннан таныш түгел идем, мин күбрәк Рөстәм Яхин романсларында һәм бүгенге көн композиторы Рәшит Кәлимуллин музыкасында үстем. Мин Нәҗип Җиһановны үзем өчен опера куйганда ачтым”, - диде ул.

“Татар музыкасы дөнья югарылыгына “тартмый” дигән фикер белән килешмим, - дип дәвам итә Евгений. - Мин София Гобәйдуллинаны татар композиторы дип кабул итәм һәм ул дөнья музыкасы яза. Ул - безнең халык вәкиле һәм аның музыкасында урыны-урыны белән миллилек тоемлана. Дөрес итеп бирә алсаң, Җиһанов музыкасын да дөнья күләменә чыгарырга мөмкин. Бары тик ул күтәргән мәңгелек темаларга заманча караш белән карап, яңача фикер йөртергә генә кирәк. Мөгаен, опера әсәрләренә караганда, иң элек симфоник әсәрләрен чыгарырга кирәктер”, - дип фикер йөртә режиссер.

Ул, спектакль буенча эшне дәвам итсәң, аны Татарстанның милли тамашачысына гына түгел, ә теләсә нинди затлы тамашачыга тәкъдим итеп буласын әйтте. “Опера уку процессы буларак әзерләнгәнгә, без кыскартылган шартларда эшләргә мәҗбүр булдык. Иң мөһиме – материал бар”, - ди Казанда татар-рус гаиләсендә туып үскән, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган Евгений Артамонов.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100