Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиһангәрәевлар әтиләре истәлегенә Әгерҗедә шахмат турниры уздырдылар
Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Сергей Наговицынга Кубок та тапшырылды.
(Әгерҗе, 12 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бертуган Искәндәр, Марат, Булат Җиһангәрәевлар озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән әтиләре Рөстәм истәлегенә Әгерҗе районы туган авыллары Иж-Бубыйда райондашлары арасында шахмат турниры уздырдылар, дип яза җирле басма.
Әлеге турнирның быел юбилей елы булды. Җиһангәрәевлар аны бишенче ел рәттән үткәрделәр. Әйтергә кирәк, әлеге чараны ел саен көтеп алалар. Биредә балалардан алып өлкәннәргә кадәр осталыкта сыналалар. Быел да турнирда 22 бала һәм 16 өлкән шахмат сөюче катнашты. Балалар арасында республика турнирларында район данын яклаучы танылган шахматчылар Ярослав Федоров, Рәшид Шурманов, Алия Гөлданаева призлы урыннар яуладылар. Ә өлкәннәрдән Сергей Наговицын, Андрей Русских, Асаф Әбсәләмовка тиңнәр булмады. Хатын-кызлардан Филисә Галиева һәм Елена Абидина – җиңүчеләр.
Бертуган Җиһангәрәевлар җиңүчеләрне акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Сергей Наговицынга Кубок та тапшырылды.
–Әтиебез спортны бик ярата иде. Шахмат, волейбол, чаңгы аның иң яраткан спорт төрләре булды. Эше тынгысыз булса да, ул бездә дә шахматка мәхәббәт тәрбияләде. Өчәүләп шахмат уйнаган вакытлар – истә. Хәзер дә иң яраткан спорт төре ул безнең өчен, – диде Булат.
–Алдагы елларда да әтиебез истәлегенә уздырачак ярышка райондашларны көтеп калабыз, – диделәр Искәндәр, Марат, Булат катнашучыларга тирән рәхмәтләрен җиткереп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз