news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Һадиуллин:“Татар теле һәм әдәбияты буенча һәр дәреслек федераль исемлеккә керергә тиеш

Уку планнарын эшләгәндә, үз ана телләрендә укыту һәм ана теле, әдәбияты дәресләрен уку планнарына кертү буенча мөмкинлек каралган

(Казан, 16 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР парламентында узган милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышында сүз, нигездә, дәүләт белем бирү стандартыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән бәйле рәвештә, республикада, бу очракта Казан мәктәпләрендәге вәзгыять турында барды.
Утырышта катнашкан Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин агымдагы елның 22 апрелендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы Белем бирү департаментыннан килгән уку планнарын эшләүгә кагылышлы хат белән таныштырды. “Монда Россия дәрәҗәсендә уку планнарын эшләгән вакытта һәр төбәкнең тарихы, аның мәдәнияты, географиясе, сәнгате, технологиясе һәм халык һөнәрчелеген исәпкә алып эшләргә дигән. Һәм планнарга килгәндә, үз ана телләрендә укыту һәм ана теле, әдәбияты дәресләрен уку планнарына кертү буенча мөмкинлек каралган дип язылган”, - дип сөйләп үтте И.Һадиуллин.
Аның хәбәр итүенчә, шушы уку планнары буенча, татар теле һәм әдәбияты буенча һәрбер дәреслек федераль исемлеккә керергә тиеш. Ә татар теле һәм әдәбияты буенча бастырылган дәреслекләрнең берсе дә анда кертелмәгән. “Бу безнең милли республика өчен бик куркыныч. Әлеге хатта федераль исемлеккә ана телендә чыккан дәреслекләрне һәм ана теле, әдәбияты дәреслекләрен кертергә мөмкин дигән”, - дип аңлатып үтте И.Һадиуллин.
Әлеге хатта уку планнарын эшләргә һәм дәреслекләрне федераль исемлеккә кертергә мөмкин дип күрсәтелсә дә, тагын телләргә кагылышлы кызыклы гына бер пункт бирелә. ““Мәгариф турындагы” федераль законның 6 нчы маддәсе һәм шушы хат нигезендә, Россиянең субъектларында, димәк, бездә дә Телләр турындагы законга үзгәрешләр кертергә тиеш дип язылган”, - дип белдерде Мәгариф идарәсе башлыгы, Татарстанда 15 ел буена уңышлы гына эшләгән законга департамент хаты буенча үзгәрешләр кертергә кирәклегенә аптырап.

news_right_1
news_right_2
news_bot