news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
И.Һадиуллин: “Без федераль компонентка 2009 елдан күчәбез дип эш алып бармыйбыз”
Экспериментларны үткәреп, милли республикалар мисалында фәнни тикшеренү нәтиҗәләре итеп китереп чыгарырга кирәк, дип саный Р.Шәйхелисламов
Скопировать ссылку
(Казан, 16 май, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР парламентында узган милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышында сүз, нигездә, дәүләт белем бирү стандартыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән бәйле рәвештә, республикада, бу очракта Казан мәктәпләрендәге вәзгыять турында барды. Җыенда шулай ук яңа федераль белем стандартларын гамәлгә кертү буенча мәктәпләрдәге эксперимент мәсьәләсе дә күтәрелде.
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген бу хакта: “ТР Хөкүмәте әлеге стандартларга каршы, ә мәктәпләрдә эксперимент бара”, - дип белдерде.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин аңлатып үткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә, Казанның 14 мәктәбендә эксперимент уздырырга диелгән булган. Әмма башкалада документларны өйрәнүдән һәм аңлаудан узмаганнар. “Безнең тарафтан бернинди гамәл дә башкарылмады. Уку планнары шул килеш эшләнә, дәреслекләр дә шул килеш алып барыла. Казан мәктәпләрендә 1260 татар теле укытучысы эшли. Без федераль компонентка 2009 елдан күчәбез дип эш алып бармыйбыз”, - диде И.Һадиуллин.
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламов сүзләренчә, экспериментларга каршы кискен чыгарга кирәк түгелдер. “Аларны үткәреп, милли республикалар мисалында фәнни тикшеренү нәтиҗәләре итеп китереп чыгарырга кирәк”, - дип тәкъдим итте ул. Әмма Казанның Авиатөзелеш районы мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча белгече Наил Зәйнуллин экспериментларның ябык режимда үткәрелүе һәм аларның нәтиҗәләре урыннарга хәбәр ителмәвен билгеләп узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot