news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хыяллар чынга ашса иде

Төмән җирендә татар матбугаты хәлен Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган чараларынан берсе булган массакүләм матбугат чаралары комиссиясе утырышы яссылыгында карарга туры килә

(Төмән, 28 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән җирендә татар матбугаты хәлен Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган чараларынан берсе булган массакүләм матбугат чаралары комиссиясе утырышы яссылыгында карарга туры килә.
Анда ел йомгаклары нигездә төрле төбәкләрдәге матбугат чараларының саннары, яшәү еллары, тиражлары игътибар үзәгенә куелып каралды, шуңа карап бәя бирелде, аларның эчтәлеге белән кызыксыну сизелмәде, матбугат чараларының милли үсешкә этәреш ясауга бәйле тәҗрибәләре белән уртаклашу, фикер алышу булмады, матбугат чараларына шул максатларны күз алдында тоткан күрсәтмәләр бирелми калды, мастер-класс үткәрелсә дә яхшы буласы иде.
Бөтендөнья татар конгрессы утырышыннан соң тирән уйланырга мәҗбүр иткән тагын бер нәрсә булды. Ул да булса милли гаиләне саклау, аны ныгыту, аның алдында торган туган телне саклау бурычына, шуны гамәлгә ашыруга бәйле проблемалар калкытылып күрсәтелмәде, бу үзеннән-үзе аңлашыла, дип каралды бугай. Ошбу мәсьәләләр белән шөгыльләнгән кешеләр өчен, әлбәттә, үзеннән-үзе аңлашылган нәрсәләр болар, ярылып яткан хакыйкать. Әмма милли асылыбызны гаиләгә таянмый гына саклап калу мөмкин түгеллеге шау-гөр иттереп бәйрәм чараларын үткәрү белән мавыккан әйдәп баручы төп иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренең аңына әлегә кадәр барып җитә алмый. Шунлыктан төбәкләрдә баш оешмалар тарафыннан нәкъ менә бу юнәлешкә - гаиләләр белән армый-талмый өзлексез эш оештыруга игътибар җитми кала. Җитми кала, чөнки мондый өзлексез, сабырлык, түземлек, бирелгәнлекне таләп итә торган көндәлек эш, бер көнлек массакүләм бәйрәмнәр кебек, балкып, ялтырап күренеп тормый, шуңа да бу эшкә күбесенчә балаларны укытып тәрбия итүдә чыныккан педагоглар алына да, аларга хакимият органнары канат астындагы баш оешма дип саналган оешмалардан игътибар һәм ярдәм кирәк, ә игътибар тиешле дәрәҗәдә түгел.
Шуның өчен дә Бөтендөнья татар конгрессының милли гаиләне, гаиләдә туган телне саклауга юнәлдерелгән эшне көчәйтүе безнең өчен бик мөһим. Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге Конгресс программасының төп бер юнәлеше итеп каралсын иде, элек шулай иде бит ул.
“Ватаным Татарстан” газетасы әйбәт, тирән эчтәлекле газета, аны яздырып алган чакларыбыз да була, әмма ул бит Татарстан тормышын гына күрсәтә, аерым язмалар барыбыз өчен дә кызыклы булса да. Шуның өчен чит төбәкләрдә аны яздырып алучылар да бик аз. Татарстанда чыга торган журналларга карата да шуны ук әйтергә мөмкин.
Ватаным Татарстан” газетасының исеме дә аның Татарстаннан читтә булган төбәкләр тормышын да күрсәтүен таләп итә кебек, чөнки Татарстан барыбыз өчен дә уртак ватаныбыз. Әнә ерак төбәкләрдә яшәүче татарларны да күрсәтә торган “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Татарлар”, “Халкым минем” тапшыруларын ничек яратып карыйлар читтә яшәүче татарлар, шушы тапшыруларны карау өчен спутник тәлинкәләренә, кабельле телевидениеләргә акчаларын кызганмыйлар алар.
Төбәкләр тормышын кызыклы итеп күрсәткән газета-журналларга да язылмый калмаслар иде якташларыбыз. Аңлашыла ки, Татарстанның да мөмкинлекләре чиксез түгел.
Шулай да, милләтебезнең мәркәзе Казанда чит төбәкләр тормышы турында сөйли торган язма мәгълүмат чараларының булмавын исәпкә алып, Төмән Хөкүмәте җитәкчеләре белән килешеп, Татарстан җитәкчелеге себер татарларының ватанында – Себер башкаласы Төмәндә “Ватаным Татарстан” газетасының филиалын ачса, аның ярдәмендә бездә дә милли үсеш процессы бермә-бер җанланыр иде, татарның бердәмлеген ныгытыр иде, дигән фикер җиткерделәр миңа якташларыбыз.
Интернет челтәре киңәйгәннән-киңәя барса да, ул әле күп кеше өчен газета-журналларны

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100