Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Hyundai һәм йөк машинасы катнашындагы авария видеога эләккән
Татарстанның Югары Ослан районында, М-7 трассасында җиңел машина һәм йөк автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматларга караганда, Hyundai автомобиленең 48 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз интервал сайламаган һәм юл читендә торган йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина янәшәдә барган Exeed автомобиленә килеп сыланган. Һәлакәт нәтиҗәсендә Hyundai автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Авария мизгеле видеога эләккән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз