Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Hyundai Motor Company Татарстан белән кызыксына
Hyundai Motor Company Татарстан белән кызыксына
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Дөньяда иң эре автомобиль җитештерүчеләр унлыгына керүче Көньяк Кореяның Hyundai Motor Company Россиядә үз позицияләрен ныгытырга ниятли. Татарстан үзен башлангыч мәйданчык буларак тәкъдим итә. Бу мәсьәлә бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Hyundai компаниясе вице-президенты Чонг Йонг Ким җитәкчелегендәге топ-менеджерлар төркеме белән очрашуы барышында каралды.
Чонг Йонг Ким әфәнде журналистларга белдергәнчә, аның беренче визиты танышу характерында, әлегә конкрет проектлар турында сөйләргә иртәрәк. Сүз автобуслар җыю турында барырга мөмкин. Татарстан Премьер-министры урынбасары Владимир Швецов аңлатканча, Татарстан «ЕлАЗ»ның сәнәгать мәйданчыклары мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итә. Ә хәзергә республика Hyundai компаниясеннән Казанның 1000 еллыгында кунакларны йөртәчәк берничә дистә туристик класстагы автобуслар сатып алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз