Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Хуш киләсең!..” кабат эфирга кайта
Бу юлы ул язның беренче бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана
Казан, 1март, “Татар-информ”). Узган ел ахырында“Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Хуш киләсең!..” тапшыруы тәүге тапкыр эфирга чыккан иде. Ул чагында атна дәвамында барган тапшыру яңа елга әзерлек мәшәкатьләренә багышланды. Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тапшыру кабат эфирга чыга башлый.
Телеканалның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Хуш киләсең!..” 1нче,2нче,3нче,4нче,5нче,6 нчы һәм 8 нче март көннәрендә 17 сәгать 55 минутта эфирга чыгачак. Тапшыруны туры эфирда тамашачылар “Хәерле иртә!” аша яратып өлгергән Илдар Кыямов,Гөлназ Рәхмәтуллина, Эльнар Яркәев, Люция Нотфуллина, Раил Өметбаев һәм Роза Әдиятуллина алып барачак.
Бу юлы “Хуш киләсең!..” тапшыруының кунаклары – республикабызның танылган гүзәл затлары булачак. Алар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Гөлнара Сергееваны, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованы, табибә Наилә Гайнанованы һ.б. күрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз