news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хургададан "Бигеш" аэропортына очып кайтучы самолет ашыгыч рәвештә Казанга төшкән

Самолет Түбән Камада көчле томан булу сәбәпле, ТР башкаласына төшкән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Казанда Хургададан "Бигеш" аэропортына очып кайтучы самолет ашыгыч рәвештә төшкән.

«Рояль Флайт» авиакомпаниясе самолеты Хургададан Түбән Камага расписание буенча очкан, әмма 4.00дә "Казан" аэропортындагы запас аэродромга төшәргә мәҗбүр булган. "Бигеш" аэропортына кадәр очарга Түбән Камадагы томан комачаулаган, дип хәбәр иттеләр "Казан" Халыкара аэропортыннан.

Хәзер пассажирлар теркәлү уза һәм якын арада борт Түбән Камага юл алачак.  

news_right_1
news_right_2
news_bot