news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Хуҗасыз этләргә каршы ау белән генә көрәшергә мөмкин

Зәй муниципаль районында узган елда 400дән артык эт ауланган

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районында хуҗасыз этләргә карата ау башланды, дип хәбәр итә “Зәй офыклары”.
Зәйдә җәйге-кышкы айларда шәhәр урамнарында да, шәхси секторда да хуҗасыз этләрнең артуы күзәтелә. Ә аларның беренче карашка юаш кебек куренгәннәре дә үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр өчен уңайсызлык hәм куркыныч тудыра. Аларның кешеләргә hөҗүм итү очраклары әледән-әле кабатланып тора. Шуңа да артык үрчеп китүләренә юл куймауның бердәнбер чарасы - вакыт-вакыт аулау тәҗрибәсе кулланыла.
Узган 2010нчы елда 400дән артык эт ауланган. Әлеге эш даими башкарылып тормаса, елына 2 тапкыр күпләп үрчергә сәләтле бу хайваннар белән тирә-юнь тула, ди белгечләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100