news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Хуҗалыклардан сатып алынучы сөтнең бәясе нигә түбән?
Төбәкләрдә шәхси һәм күмәк хуҗалыклардан сатып алынучы сыйфатлы сөтнең бәясе 11 сумнан да ким булырга тиеш түгел
Скопировать ссылку
(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Төбәкләрдә шәхси һәм күмәк хуҗалыклардан сатып алынучы сыйфатлы сөтнең бәясе 11 сумнан да ким булырга тиеш түгел. Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең Мәскәүдә узган Беренче җыенында әлеге берлек идарәсе рәисе Андрей Даниленко катгый рәвештә әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Съезд эшендә катнашкан Россиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков та мондый тәкъдим белән тулысынча килешүен белдерә. Ул билгеләп узганча, агымдагы елның март башында ил буенча сөтнең сатып алу хакы 12 сум тирәсе. Ләкин Хөкүмәт рәисе урынбасары узган елгы күренешләрне кабатламаска чакырды. “Үткән елдагыча халыктан, күмәк хуҗалыклардан сатып алынучы сөтнең бәясе 10, 9, 7 хәтта 6 сумга төшкәнне барыбыз да хәтерлибез. Тик мондый хәлгә юл куярга һич ярамый. Юкка гына җәен сөт җитештерү тармагының рентабельлеге минус дәрәҗәсенә төшмәде. Бу бит икътисадның тотрыклы шартларында, ә шул ук вакытта сәүдә нокталарында сөтнең хакы кинәт күтәрелде. Сөт җитештерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы каршылыкларны, җәнҗалны туктатырга, бәяләрнең бердәй механизмын эшләргә кирәк” – диде Виктор Зубков җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлардан саналган Татарстан өчен дә мондый күренешләр ят түгел. Сөт эшкәртүче берничә монополист бердәм сүз куешып, хуҗалыклардан сөтне сатып алу хакын ясалма рәвештә түбән дәрәҗәдә тотулары фаш ителде. Һәм алар монополиягә каршы идарә тарафыннан җаваплылыкка тартылды. Ә бит иң зур зыянны күпләп сөт җитештерүче хуҗалыклар, хәтта эре холдинглар да күрә. Гади халык хакында әйткән дә юк. Мәскәүдә узган сөт җитештерүчеләр съездында бу хакта Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат Айрат Хәйруллин да ачынып сөйләде. Ул китергән мисаллардан аңлашылганча, Россиядә генә түгел, хәтта дөнья күләмендә дә сөт җитештерү буенча эре холдинг узган ел зыянга эшләгән. Зур бизнес хуҗасы булган шундый компанияләр дә сөт эшкәртүчеләр белән каршылыкка килгән очракта, вак хуҗалыклар, фермерларга нәрсә эшләргә кала? “Хөкүмәт сөт базарындагы мондый хәлне җитди күзәтәчәк. Инде сөт эшкәртүчеләр тарафыннан һаман да кире мөнәсәбәт була икән, без алар белән идарә итүнең башка юлларын да табарбыз”, - дип кисәтте Виктор Зубков. Мисал итеп ул, төбәкләрдә эре сөт эшкәртүчеләргә көндәш итеп, кооперативлар нигезендә шушы төр продукция әзерләүче альтернатив җитештерү предприятиеләре булдырылачагын белдерде. Андыйларга хөкүмәттән субсидияле кредитлар да бирү карала. Шул рәвешле сөт җитештерү һәм эшкәртү базарындагы кискен хәлне көйләргә уйлыйлар. Андый шартларда хуҗалыклардан сатып алынучы сөтнең дә бәясе күтәрелергә мөмкин.
Сөт җитештерүчеләр берлегенең тәүге җыенында Татарстаннан Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аграр министр фикеренчә, сөт базары проблемасын илкүләмендә күтәрү һәм аның чишелешен табу юлларын эзләү, үзе үк җитәкчелекнең бу мәсьәләгә битараф түгеллеген күрсәтә. Сөт, гомумән авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарда барган Татарстан өчен бу мәсьәлә шулай ук актуаль.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot