news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Франциядән соң Швейцариядә дә протестлар башланган

Швейцариянең Лозанна шәһәрендә төнге протестлар вакытында 7 кеше тоткарланган, шуларның 6сы — балигъ булмаган яшьтәгеләр, дип хәбәр итә РИА Новости.

Протестларда катнашучыларны күрше Франциядәге хәлләр рухландырган, дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Урамнарга чыгарга чакыру социаль челтәрләрдә таралган. Ризасызлык белдерүчеләр кибетләргә, урынга килгән полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Шаһитлар әйтүенчә, протестларда 100дән артык кеше катнашкан.

«Португалия, Босния һәм Сомалидан килгән өч кыз, шулай ук чыгышы белән Грузия һәм Сербиядән булган малайлар, Швейцариядә яшәүче 15-17 яшьлек үсмерләр тоткарланган. Тоткарланучылар арасында балигъ булган бердәнбер кеше — Швейцариядә яшәүче 24 яшьлек егет», — диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot