news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза шәһәр администрациясе бинасында беренче тапкыр ифтар уздырганнар

25 апрельдә Пенза шәһәр администрациясе ашханәсендә ифтар үткәргәннәр. Чара Пенза өлкәсе татар автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырылган.

«Шәһәр администрациясе бинасында тарихта беренче мәртәбә ифтар уздырылды. Авыз ачу алдыннан дин әһелләре тарафыннан азан әйтелде, Коръән укылды. Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсовның татар һәм рус телләрендә ясаган чыгышы бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Автономия рәисе Җиһанша Туктаров та чыгыш ясады», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарихны өйрәнүче, Пенза өлкәсе татар автономиясе башкарма комитет әгъзасы Кадир Акъегет.

Ифтарга шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Пенза өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Ислам хәзрәт Дашкин, Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Рәшид Куряев, Пенза өлкәсе районнарында эшләп килүче татар мәдәнияте җәмгыятьләренең җитәкчеләре , «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре килгән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100