news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхтәм Зарипов китапларын күренекле шәхесләр тәкъдим итә

Китап презентациясе 2 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында уздырыла.

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). 2 апрельдә 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт) Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Әхтәм Зариповның «ИЛҺАМ» нәшриятында чыккан «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» (2017) һәм «Өмет булсын юлдашың» (2018) китапларын укучыларга тәкъдим итү кичәсе була. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Кичәдә яңа китаплар авторы Әхтәм Зарипов, халкыбызның күренекле шәхесләре Данил Салихов, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла, Рафис Корбан, Әзһәр Шакиров,  Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов, Рафаил Ильясов, Дания Нуруллина, Николай Дунаев, Гөлсем Исәнгулова, Рөстәм Маликов, Әсхәт Хисмәт, Кирам Сатиев катнашачак. 

Программада Әхтәм Зарипов турында истәлекләр, җырлар, инструменталь музыка, документаль һәм нәфис фильмнардан өзекләр күрсәтү каралган. Кичәгә керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез: китап презентациясе 2 апрельдә 17.00 сәгатьтә, Язучылар берлеге бинасында - Мөштәри урамы, 14нче йорт адресы буенча була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100