news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хромая лошадь” төнге клубында янгын чыгу сәбәпле, 84 бала әтисез яки әнисез калган

7 бала әти-әнисен югалтып бөтенләй ятим калган

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Пермь хакимиятенең гаилә һәм балалар эшләре идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча 5 декабрьдә Пермь краенда булган фаҗигале хәлдән соң 84 бала әтисез, әнисез яки бөтенләй ятим калган. 77 бала әтисез яки әнисез калган, ә 7 бала әти-әнисен югалтып бөтенләй ятим калган.
“Хәзерге вакытта барлык балалар да якын туганнары - әби-бабайлары белән. Опека һәм попечительлек органнары опекага алу яки дәүләт ярдәме күрсәтү өчен (әтисен югалту сәбәпле пенсия билгеләү, бервакытлы пособиеләр һәм опекунлыкка алган очракта айлык түләүләр) әлеге гаиләләр белән элемтәдә тора, - дип билгеләп үтте Пермь хакимиятенең гаилә һәм балалар эшләре идарәсенең башлыгы Татьяна Зотина.
Ышаныч телефоны психологлары туганнарга һәм балаларга консультация ярдәме күрсәтә. Шулай ук Пермьда фаҗигадә зыян күрүчеләрнең туганнары өчен дә телефон эшләвен дәвам итә. Әлеге телефон буенча барлык кирәкле мәгълүматны, шулай ук психологлар ярдәмен алып була, дип хәбәр ителә Пермь хакимияте порталында.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100