news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

HR-эксперт: Татарстанда инженерның уртача хезмәт хакы 110 мең сум тәшкил итә

Татарстанда җитештерүдә инженерның уртача хезмәт хакы 2025 елда 110 554 сум тәшкил итә. Соңгы айда гына да бу керем 7,7 процентка артты. Бу хакта «Татар-информ»га HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр итте.

«80 мең сум хезмәт хакы белән эш тәкъдимнәре еш очрый, инженер-технологлар 90 мең сум, инженер-конструктор 100 мең сум ала», – диде Лоикова.

Спикер билгеләп үткәнчә, өстәвенә, Казанда сервис инженерларының хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot