news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Хозур ТВ" телеканалы Бөтенроссия лицензиясен бер ел элек алган булган

Рамзан Кадыйров социаль челтәрдә “Путь” телерадиокомпаниясен Бөтенроссия тапшыруларына лицензия алган бердәнбер төбәк ислам телеканалы дип язган иде.

"Хозур ТВ" телеканалы Бөтенроссия лицензиясен бер ел элек алган булган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Татарстан “Хозур ТВ” ислам телеканалы Бөтенроссия тапшыруларына лицензияне 2017 елның октябрендә үк алган булган, бары тик бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында игълан итүне кирәк санамаганнар. Бу хакта Татарстан мөселманнар Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин “Татар-информ”га хәбәр итте.

Кичә Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров социаль челтәрендә ислам телеканалына бәйле пост чыгарды. “Чечня Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге “Путь” телерадиокомпаниясе - Бөтенроссия тапшыруларына лицензия алган бердәнбер ислам төбәк телеканалы”, - дип язган Рамзан Кадыйров.

Ришат Хәмидуллин әлеге хәбәргә карата үз фикерен әйтте: “Чечня телеканалы белән без бик яхшы мөнәсәбәттә. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Аларның телеканаллары Бөтенроссия тапшыруларына лицензия алуына мин шат. Без “Хозур ТВ” телеканалына лицензияне бер ел элек алган идек. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу хакта әйтеп йөрүне кирәк дип санамадык”, - ди ул.

“Безгә әле алга үсәсе, яңа тапшырулар кертәсе бар. Озакламый “Хозур ТВ”да яңа ун тапшыру чыгачак. Халык кайсы телеканалны карарга тели, шуны караячак. Телевизор караучылар үзләре бәя бирер”, - дип белдерде Ришат Хәмидуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100