news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур ТВ» каналында «Намаз дәресләре» телепроекты башланды

Телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин.

«Хозур ТВ» каналында «Намаз дәресләре» телепроекты башланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). «Хозур ТВ» мөселман телеканалында кыска вакыт эчендә намаз уку күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә торган «Намаз дәресләре» тапшыруы башланды. Телепроект дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 13.40 һәм 22.40 сәгатьтә эфирга чыга. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Намазны ничек укырга? Әлеге гыйбадәтне башкару тәртибен ничек истә калдырырга? «Хозур ТВ» каналының яңа телепроекты әлеге һәм башка сорауларга җавап бирә. «Сез 5 вакыт фарыз намазны укырга өйрәнүдән тыш, әлеге гыйбадәтне башкару шартларын, намаз гамәлләренең мәгънәләрен беләчәксез», – ди тапшыру авторлары. 

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Беренче дәрес 26 октябрьдә Казанның Галиев мәчетендә узачак. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала. Дәресләр бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. 

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы, «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

“Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды.  Телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100