news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хозур ТВ” эфирга чыгуга бер ел булды

Бүгенге көндә “Хозур ТВ”ны Youtube-тагы рәсми канал аша 80 млн тапкыр караганнар һәм аңа ярты миллион кеше язылган.

“Хозур ТВ” эфирга чыгуга бер ел булды

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген, 1 март көнне, Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак “Хозур ТВ” үз тапшыруларын башлап җибәргәнгә нәкъ бер ел тулды. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

“Хозур ТВ” телеканалы эшчәнлеге, Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә тәүлек әйләнәсе дини тапшыруларны җиткерү концепциясен беренчеләрдән булып тормышка ашыручы буларак, имин мәгълүмат киңлеген формалаштыруга юнәлдерелгән.

Бер ел эшләү дәвамында “Хозур ТВ” үз тапшыруларын җиткерү географиясен шактый арттырды: телеканал Татарстанда, Башкортстан Республикасында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә һәм Воронеж шәһәрендә күрсәтә. Шулай ук барлык теләүчеләр каналны тәүлек әйләнәсе http://www.huzurtv.ru сайтында карый ала.

Бүгенге көндә “Хозур ТВ”ны Youtube-тагы рәсми канал аша 80 млн тапкыр караганнар һәм аңа ярты миллион кеше язылган.

1 мартка “Хозур ТВ” үзе рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: «Әхлак сабаклары», «Ислам без стереотипов», «Просто о главном», «Тәфсир», «Бәрәкәтле гаилә», «Здоровье семьи», «Хәерле сәгатьтә», «Дорога к себе», «Балам-багалмам» һәм башкалар.

“Хозур ТВ” телеканалы командасы якын арада тапшыруларны җиткерү һәм аудиторияне колачлау географиясен киңәйтергә, шулай ук үзе тарафыннан эшләнә торган тапшыруларның санын арттырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100