Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хозур» нәшрияты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды
Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»).Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Тәсбих: фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?» буклетын бастырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гыйлемсезлек һәм дөрес аңламау нәтиҗәсендә, күпләр дини сорауларны үзләренчә аңлаталар. Кайбер мөселманнар фарыз намаздан соң ук тәсбих әйтергә тотыналар, гәрчә имам һәм мәчеткә йөрүче калган кешеләр тәсбихне сөннәт намаздан соң әйтсәләр дә.
Имам дөрес эшләми, дип актив агитация алып баручылар да бар. Әлеге сорауга җавап бирү өчен, бу буклетта иң элек галимнәребезнең методологиясе китерелә, аннан соң мөһим нәтиҗәләр чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз