news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрияты «Исламдагы агымнар һәм фиркалар» китабын яңартып чыгарды

Әлеге басма ислам теологиясе, шәригать фәннәре студентлары өчен дә, ислам белеме буенча квалификация күтәрү курсларындагы тыңлаучыларга тәкъдим ителә.

«Хозур» нәшрияты «Исламдагы агымнар һәм фиркалар» китабын яңартып чыгарды
http://dumrt.ru

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Дамир Шәһәвиевнең «Исламдагы агымнар һәм фиркалар» («Исламские течения и группы») китабын тулыландырып, өстәмә материаллар белән кабаттан бастырды. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңартылган «Исламдагы агымнар һәм фиркалар» китабы ислам теологиясе, шәригать фәннәре студентлары өчен дә, ислам белеме буенча квалификация күтәрү курсларындагы тыңлаучыларга да файдалы булыр.

Әлеге әсбапта сөнниләр, шигыйләр, могътәзилиләр, хариҗилар һәм мөрҗиләр, шулай ук ваһһабчылар, тәблигъчылар, ихванчылар, тәһрирчеләр, тәкфиритләр кебек ислам динендәге очраган агымнар каралган.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100