news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Хозур" нәшрияты "Гарәп теле дәресләре" дәреслеген кабаттан нәшер итте

Киң җәмәгатьчелеккә кулланма "Гарәп теленең Мәдинә курсы" буларак билгеле.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты дүрт томлы “Гарәп теле дәресләре” дәреслеген кабаттан нәшер итте. Бу хакта Татарстан диния нәзарәте хәбәр итә.

Кулланма киң җәмәгатьчелеккә “Гарәп теленең Мәдинә курсы” буларак билгеле – ул гарәп телен өйрәнү өчен иң уңайлы һәм нәтиҗәле дәреслекләрнең берсе.

Курс дүрт дәрәҗәгә бүленгән. Дәреслекнең һәрбер томы актуаль лексика буенча текст, диалогларны, грамматиканы ныгыту буенча биремнәрне, уку өчен текстларны һәм дәрәҗә буенча тәрҗемәләрне үз эченә ала. Дәреслекнең тиражы мәдрәсә шәкертләренә һәм телләр өйрәнүчеләргә исәпләнгән.

Әлеге басманы huzurshop.ru сайты аша һәм “Хозур” нәшрият йортының кибетендә сатып алырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot