news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хозур” нәшрияты Android өчен “Коръән” мобиль кушымтасын эшләп чыгарды

Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә.

“Хозур” нәшрияты Android өчен “Коръән” мобиль кушымтасын эшләп чыгарды
dumrt.ru

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты Android өчен “Коръән “Казан басма” дип исемләнгән мобиль кушымта эшләп чыгарды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Күптән түгел генә мондый кушымта iOS җайланмалары өчен чыккан иде. Махсус мобиль кушымта теләгән һәркемгә үз кесә телефонына Коръән китабын күчереп куярга мөмкинлек бирә. Әлеге кушымтага нигез итеп – нәзарәттә әзерләнеп бастырылган Коръән басмасы алынган.

Әлеге кушымтаны сылтама аша йөкләп алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100