news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хозур” нәшрияты адашкан төркемнәр һәм секталар турында китап бастырды

Әлеге китап Ибн Тәймийә, Мөхәммәд Ибн Габдел-Ваһһаб һәм аңа иярүчеләрнең хакыйкый булмаган инануларын өйрәнүгә һәм кискен тәнкыйтьләүгә багышланган.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”).“Хозур” нәшрият йорты Габделкәрим Полатның “Адашкан төркемнәр, секталар һәм бер илаһлылыкны яклауны сәбәп итеп аңа иярүчеләр тарафыннан кылына торган җинаятьләр” китабын бастырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге китап Ибн Тәймийә, Мөхәммәд Ибн Габдел-Ваһһаб һәм аңа иярүчеләрнең хакыйкый булмаган инануларын өйрәнүгә һәм кискен тәнкыйтьләүгә багышланган. Хезмәт өч бүлеккә төркемләнгән тәймиячелекнең һәм ваһһабчылыкның барлык төп нигезләмәләрен тәнкыйтьләүне үз эченә ала, шул исәптән ул аларның мәзһәбләргә гаеп ташлауларына җавап бирә.

Китап өч бүлектән тора. Аның беренче бүлеге - "Охшашлык – тәҗисм һәм тәшбих";  икенчесе - "Бер илаһлык – тәүхид мәсьәләсе"; өченчесе "Тәймиячеләрнең һәм ваһһабчыларның Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның белән бәйле изге әйберләрне санга сукмаулары" дип атала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot